ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яңа ел – якты, онытылмаслык, гаҗәеп бәйрәм. Бигрәк тә балалар өчен. Алар Кыш бабайны, Кар кызын һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтә. Бу хакта эчке эшләр бүлегендә дә онытмыйлар.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, хезмәт кодексында билгеләнгән гомуми кагыйдәләр буенча эшкә урнашучылар белән хезмәт килешүе төзелергә тиеш. Ә сезнең кулда андый килешү бармы?
Зәңгәр күктә кош биеклегендә очучы самолетларны күргәч, кайсыбызның гына балачагында: самолет, самолет, утырт әле мине дә”, – дип, ул күздән югалганчы кул изәп барганы булмады икән!?  Летчиклар да, пассажирлары да безне күрәдер, сәламлидер кебек тоела иде. Ул чакта кая инде ул гап-гади авыл малайларына самолет кадәр самолетка утыру, ул – буй җитмәслек хыял иде.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Авылыбызның мөхтәрәм шәхесе Вячеслав Власович Данилов сабырлык, түземлек, белем  тәләп итә торган  биниһая колачлы шушы эшкә алынып, гаять кирәкле хезмәт башкарды. 

ТӨБӘКАРА СЕМИНАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Каз мамыгыннан ясалган бу матур ике чыршыны күрдек тә шаккаттык. 
Редакциягә хәрби киемнән төз гәүдәле егет килеп кергәч, аны шунда ук танып алдым. Иске Тәрбит авылыннан ул, мәктәптә укыганда да, студент елларында да милли көрәштә район, республика ярышларында, Сабантуйларда бил алышкан Дмитрий Петухов.
 “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы федераль закон һәм “Татарстан Республикасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы Татарстан законы нигезендә 11 категориядәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Кайбыч һәм Апас районнары башлыклары Альберт Рәхмәтуллин һәм Рәшит Заһидуллиннарның Яңа ел алдыннан үз районнарында туып-үскән студентлар белән очрашуы күркәм традициягә әверелеп килә. Алар быел да Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең Попечительләр советы залында  очрашуга җыелды.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Галия Кайбицкая, Латыйф Хәмиди, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Владимир Мироваев кебек талантларны биргән Кайбыч төбәгендә әле алга таба да йолдызлар кабыныр. Керәшен татарларының “Туым җондызы” –“Раштуа йолдызы” фестивалендә күпләр күңелендә шундый уйлар бөреләнде, чөнки  сәләтле балалар күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International