.jpg)
Бу кичәдә район башлыгы Рахматуллин А.И., “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы урынбасары Габделбар Ризванов, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Хәмзә Бәдретдинов, китап авторы Данилов В.В., һәм күп саллы кунакларыбыз, авылыбыз халкы катнашты.
Кичә Хуҗа Хәсән урта мәктәп укучылары чыгышы белән башланып китте. Укучылар чыгышыннан соң сүз авторга бирелде.
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Туган як –ул безнең әти-әни, әби-бабайларыбыз җире. Туган авыл, туган як, туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле.
Хуҗа Хәсән ул безнең изге җиребез, гомер бишегебез. Аның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Хәсән үзе килеп урнашкан җирнең хуҗасы булып, авыл да шул исем белән аталган. Ул үзе, аның нәселләре Олы би ыруыннан – Болгар җиреннән икән. Аның аты нәк менә Гөбенәнең матур урыннарына туктап, шушы җиргә нигез нигез салырга юнәлеш биргән.
Бу китапта безнең туган төбәгебезнең тарихы, монда әби-бабайларыбыз тормышы, монда яшь буынга гыйбрәт тә, үгет – нәсихәт, тормыш хакыйкате дә. “Безхнең тарих – безнең язмышыбыз ул” – диеп башлады ул сүзен. Шулай ук китап чыгару өстендә ничек итеп эшләрәннәре, гаять күп архив материалларын кайдан, нинди архивлардан туплаганнары турында уртаклашты.
Шулай ук кичәдә авторның туганы, авылдашыбыз Ирина Казакова, Аркымов А.М., район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясадылар.
Киләчәккә саллы мирас булып калачак әлеге кадерле ядкарь, без аның эшен югары бәялибез дип: китап чыгару турындагы уйлары белән уртаклашты район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
.jpg)