ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
Олы Кайбыч авылы зиратында, халык тәкъдимен исәпкә алып, карт агачларны кисү буенча зур эш башкарылды. Монда махсус бригада меңгә якын агач кисте. Әмма эш аның белән генә төгәлләнми әле.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Узган ел Яңа ел чыршысын, шәһәр-районнарны бәйрәмгә матур итеп бизәүчеләрне республика күләмендә узган бәйгедә билгеләгәннәр иде. Ул вакытта Президент аппараты, Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре һәрбер төбәккә барып, иң яхшыларны ачыклады. Кайбычка авыл районнары арасында өченче урын һәм акчалата бүләк бирелде.
“Путешествие к истокам” дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан 33 укучы арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Дарья Чекмарева да (җитәкчесе Екатерина Елисеева) бар иде.

 Яшь җырчыларның “Туым җондызы”  керәшен халык җырларын башкаручыларның VI конкурс фестивале узды.

 

Олы Тәрбит авылында җәй айларында зур терлекчелек комплексы барлыкка килде:  дуңгыз фермаларын мөгезле эре терлекләр асрау өчен үзгәртеп  кордылар. Тирә-юне яхшы койма белән әйләдереп алынган ферма территориясенең иркен, чиста булуы үзенә җәлеп итә.
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Диана Александрова “Талантлар ачылышы” яшьләр мәктәбенең укучысы булды.
Кайбычта Яңа елга иң матур бизәлгән оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрен ачыклау максатында бәйге игълан ителде. Бәйге шартлары белән шимбә көнне узган планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова таныштырды.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Иске Тәрбиттә керәшен җырларын иң оста башкаручыларның “Туым җондызы” – “Раштуа йолдызы” фестиваленең сайлап алу туры уза.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Олы Кайбычта үзәк сырхауханәдән ерак булмаган урында тагын бер урам барлыкка килде. Төньяк урамы. Төзүчеләр кай арада өлгергән диген, кыска гына вакыт эчендә бөтенесе бер төрле, өр-яңа “игезәк” йортлар салып куйганнар. Нәкъ җырдагыча, исем китеп карап тордым, булганмы монда дала дип. Югыйсә, әле узган елның көзендә генә анда урман полосасы иде. Биредә үсүче яшь агачларны өмә белән шул чакта башка урыннарга күчереп утырткан идек.
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә  нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар  чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International