Кайбычта полиция Кыш бабае бүләкләр тарата

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

“Полиция Кыш бабае” акциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. 16 декабрьдән башлап, яңа елның 18 гыйнварына кадәр полиция Кыш бабае авыр хәлле гаиләләрдәге балаларга Яңа ел күчтәнәчләре таратачак.

– Яңа елның бүләксез булмаганын балалар бик яхшы аңлый. Шуңа күрә дә безнең хезмәткәрләр, балаларга дип, уенчыклар, канцелярия товарлары, тәм-томнар сатып алды, бүләкләр нәни хуҗаларын көтә, – диде Кайбыч районы полиция бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча өлкән белгече, полиция капитаны Резеда Гомәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International