ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Яңа ел! Яңа ел! Яңа елга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Һәр җирдә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Ә без, кайбычлылар, үзебезнең кәефне ничек күтәрәбез? Һәрбер Яңа ел бәйрәме алдыннан бәйрәмнең үзе түгел, аңа әзерлек – чыршы бизәү, бүләкләр сатып алу, урамнарның бизәлеше мөһим. Өстәвенә, һава торышы да бик кулай: кары да яуды, суыгы да килеп җитте.
“Кайбыч өчен узып баручы ел уңышлы булды. Без барлык дәүләт программаларын да үтәдек, эшчәнлегебезнең бөтен өлкәләрендә дә уңышларыбыз бар. Әле сезнең белән очрашу алдыннан гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеокиңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов анда 2014 ел дәвамында үткән видеокиңәшмәләрдә районнарның эшчәнлеге буенча яңгыраган уңай һәм тискәре бәяләмәләрдән чыгып рейтинг үткәрелүен әйтеп узды. Кайбыч – рейтингта беренче урында. Районыбызның данын шулай республика дәрәҗәсенә күтәргән тырыш халкыма зур рәхмәт. Мин туган ягым һәм аның халкы белән чиксез горурланам”.
 «Хөрмәтле кайбычлылар, районыбыз кунаклары! Яңа ел – көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында шул исем астында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия һәм Башкортстан Республикалары мәгариф хезмәткәрләре, Иделаръягы зонасы районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары катнашында төбәкара семинар үткәрелде.
Якын туганым 2015 елның 13 гыйнварында 96 яшьлеген каршы алырга җыена. Хәзер Мәлки авылында яшәүче Малова (Ежова) Евдокия Василий кызы 1919 елда Хуҗа Хәсән авылында дөньяга килгән. Бу бик авыр чорлар булган, чөнки илдә Гражданнар сугышы барган. Аның авырлыклары безнең туган ягыбызны да читләп үтмәгән. Сугыш тәмамланганчы ук моңа кадәр халык күрмәгән-сизмәгән ачлык башлана. Ул вакытта Евдокия апага ике яшь кенә була әле.
“112” хезмәте Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. “112” бердәм номеры аша  шалтыратулар стационар һәм кәрәзле абонентлардан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. “112” хезмәте операторлары көн саен уртача биш мең шалтыратуны кабул итә.
23 декабрьдә Казанда республика күләмендә уздырылган «IT-чемпион» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм тәкъдиме буенча уздырыла. Аның максаты – халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру, шулай ук укучыларны IT-мәгариф нигезләре белән таныштыру.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
2014-2015 уку елы Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Физика елы итеп игълан ителде. Аның төп максаты – физика фәнен популярлаштыру, төгәл фәннәрне өйрәнүне көчәйтү, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү.
Без, район балалар думасы спикерлары, 19 декабрь көнне Норлат балалар йортында кунакта булдык. Анда баруыбызның сәбәбе бик гади: ятимнәргә ярдәм итү йөзеннән җыелган уку, шәхси гигиена кирәк-яракларын, кием-салымнарны тапшыру.
Декабрьнең 20сеннән 31енә кадәр районда “Чыршы” дип исемләнгән оператив-профилактик операциясе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International