Спорт белән дус булучыларга армиядә җиңелрәк, ди Иске Тәрбиттән Дмитрий Петухов

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе


Дмитрий узган елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылып, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткан. Мәскәү өлкәсендәге “Хәрби Дан шәһәре” дигән мактаулы исемне йөртүче Можайск каласында хәрби чыныгу алган ул.

- Мәктәптә укыган елларда ук спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан чыныгу алгач, хәрби хезмәттә авыр булмады. Шуңа да егетләргә спорт белән дус булырга киңәш итәм. Спорт ныклы ихтыяр көче дә тәрбияли, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтә. Без нигездә хәрби объектларны саклауда катнаштык. Армиягә киткәндә һәр солдатка кәрәзле телефон биргәннәр иде, шуңа да авыл, дусларым белән элемтә өзелмәде, - диде ул.

Дмитрий- югары белемле белгеч тә әле. Армиягә киткәнче, ветеринария академиясен тәмамлап, Югары Ослан районындагы бер хуҗалыкта баш ветеринария врачы булып дүрт ай эшләргә өлгергән. Әтуган нигездә яшь солдатны әнисе Лариса Семеновна, бертуганы Андрей көтеп алган. Абыйсы да моннан өч ел элек армия мәктәбен узган. Апасы Алена хәзер тормышта, бәби үстерә. Киләчәккә планнары зур Дмитрийның.

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International