ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2015 ел
шимбә
2 апрель - Балалар китабы көне
Районда тирә-юньне чистарту вакыты башланды. Ул, елдагыча, ике ай дәвам итәчәк. Чөнки, җирләр кардан ачыла барган саен, кыш буе кар астында җыелып яткан чүп-чар калкып чыга. Ә анда нәрсә генә юк?!
Аның гомере озын булмаган. 1923 елны туган, 19 яшендә, ягъни 1942 елны сугышка киткән, 1946 елда исән-сау туган ягына әйләнеп кайткан. 1967 елда вафат булган. Бу якты дөньяда нибары 44 ел яшәп калган Василий солдат. Ә исеме – әле дә халык телендә
Иске Чәчкаб төп мәктәбе спорт залында 5-8 класс укучылары арасында Президент ярышлары үтте. Ул Россия Президентының мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия спорт ярышларын үткәрү турындагы боерыгын тормышка ашыру кысаларында узды
“Йолдызлык” фестиваленең Олы Кайбыч мәдәният йортында үткән гала-концерты башланыр алдыннан Татарстанның хоккей федерациясе вәкиле Лилия Новикова район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә хоккейчы кызларга, тренерлары Илдус Вәлиуллинга бронза медальләр, кубок тапшырды. Ә турнирда иң яхшы уенчы булып танылган Диана Вәлиуллина махсус статуэтка һәм дипломга лаек булды
Район мәгариф бүлегендә 2015 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проект кысаларында акчалата ярдәм алуга дәгъва кылучы гомумбелем бирү учреждениеләре укытучыларының җәмәгать тыңлаулары үтте
Яз көннән-көн үз хокукларын яулый бара. Кырларда кар катламы күзгә күренеп кими. Озак та үтмәс, бөтенләй эреп бетеп, басуга чыгар чак җитәр. Шуңа күрә дә бүген бәрәңге турында сөйләшергә булдык. Чөнки икенче икмәк уңышы соңгы елларда бер дә мактанырлык түгел. Матур гына тишелеп үсеп чыккан бәрәңге сабаклары корый да китә. Ни сәбәпле? Нәрсә җитми? Мондый авыруны булдырмый калырга мөмкинме? Бәрәңге белән бәйле шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен сүзне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илһамия Нигъмәтҗановага бирдек
Серле генә елмаеп торучы бу ир-егетне берәр оешма җитәкчесе, директор, укытучы яисә тренер дип уйласагыз, ялгышасыз. Бу – районның иң алдынгы, иң тәҗрибәле сыер савучыларының берсе Илгиз Борһанов. Без аны шундый затлы машина янында да очраклы рәвештә генә төшереп алмадык. Бу – аның эшкә йөри торган машинасы. Илгиз без барганда ялга кайткан иде

31
март, 2015 ел
сишәмбе
 «Тәмле дә, файдалы да булсын!» Шушы девиз астында соңгы елларда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның туклануын  оештыруда шактый үзгәрешләр булды
“Ел хәйриячесе” республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Мәлкидән Бичариннар гаиләсе дә бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International