ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси Советының төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы өч министрлык – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән килешү төзеде. Бу хакта редакциягә “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр итте

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстандагы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен бәйге үткәрелә. Аның максаты – районнарның социаль-икътисади тормышын, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту. Быел бу бәйгедә безнең районның Колаңгы, Багай авыл җирлекләре җиңде һәм берәр миллион сумлык грантка лаек булдылар
Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын каршы алырга санаулы атналар калып барганда, шул сугышның үзәгендә кайнаган, хәзерге вакытта Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифҗан Хөсәенов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
9 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният ойртында вәгазь кичәсе була

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Олы Кайбычтагы почта бүлеге 2015 елның беренче яртыеллыгына район  газетасына яздырту буенча быел республика буенча җиңүче дип табылды. Әле шушы көннәрдә генә “ТАТМЕДИА” җәмгыятендә хат ташучылар һәм почта бүлекләре арасында игълан ителгән бәйгегә йомгак ясадылар. Безнең почта бүлеге анда 50 мең сум күләмендәге премия һәм диплом белән бүләкләнде
Районыбызда яшәүчеләр арасында да  Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә ял итүчеләр, диңгез, елга-күлләрендә коенып, табигате белән хозурланып кайтучылар бар. Әмма күбесе аннан кайткач, безнең як табигатенә җитми инде, ди
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтелә
Сез бәхетле, бик бәхетле – Алтын туйга җиттегез

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Кайбычта инвестиция климатын яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел район икътисады һәм социаль өлкәгә 921 миллион сум күләмендә инвестиция кертелүе һәм аның күләме 2013 елгыдан артыграк булуы шул хакта сөйли. 2015 елда төп капиталга инвестицияләрне 930 миллион сумга җиткерергә җыеналар
Кайбыч төбәге үсеше өчен зур көч куеп, матур эшләре белән үзеннән соң матур хатирәләр калдырган Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдин Ярхәмовның кичә 100 еллык юбилее булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International