·
Балалар китабы - сихри бер дөнья
2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт, инглиз язучылары, “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шул китаплар барлыкка килгән көннән “Балалар әдәбияты” дигән могҗизалар дөньясы капкаларын ача.
Шушы уңайдан мәктәпләрдә укучылар белән “Китап – белем чишмәсе” дигән кичәләр үткәрде.
Фотода: Мөрәле мәктәбе укучылары