Әлеге ярышларның максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, аларны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, патриотик рухта тәрбияләү. Ярышта укучылар пневматик винтовкадан мишеньгә төз атуда осталыгын күрсәтте, күңелле стартларда катнашты, башка бәйгеләрдә көч сынашты. Олы Кайбыч мәктәбе укучылары командасы, иң күп очко туплап, беренче урынны яулады. Ульянково командасы – икенче, колаңгылылар – өченче урыннарда. Ярышларда Федоровское мәктәбе командасы иң көчлесе булды. Борындык һәм Олы Кайбыч мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Күңелле стартларда да федоровскоелылар көчлерәк иде. Мәлкилеләр – икенче урынны алса, Олы Подберезье мәктәбе командасына өченче урын бирелде. Спортның дартс төрендә дә Федоровское мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Олы Кайбыч һәм Хуҗа Хәсән командалары икенче-өченче урыннарда. Гомуми нәтиҗәләр буенча Федоровское командасы – беренче, кайбычлылар – икенче, Колаңгы мәктәбе – өченче урында.
Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм Мактау кәгазьләрен мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин тапшырды. Аның әйтүенчә, спортның башка төрләре буенча Президент ярышлары 2014-2015 уку елы дәвамында үтә