Кайбыч районында себерке һәм тырма сезоны башлана

2015 елның 4 апреле, шимбә
Күптән түгел әйләнә-тирәне җыештыру максатыннан ике айлык башлану турында район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров кул куйган карар дөнья күрде. Әлеге карарга ярашлы рәвештә, район территориясендә өмәләр оештырылачак, һәрбер хуҗалык үзенең тирә-ягын, оешма-учреждение үзенә беркетелгән территорияне җыештырырга тиеш. Бу чорда административ комиссия составындагы кешеләр, авылларга чыгып, урам һәм капка төпләрендәге тәртипне тикшерәчәк. Хөрмәтле райондашлар, үзегез яшәгән территорияне чиста һәм тәртиптә тоту хәстәрен күрегез. Кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме ике мең сумнан башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International