Кайбычның хоккейчы кызларына медальләр тапшырдылар

2015 елның 4 апреле, шимбә

Команда тренеры Илдус Вәлиуллиннан югары үрләргә ирешүләренең сере турында сөйләвен үтендек.

– 12-14 яшьлек кызлар арасында Татарстан беренчелегенә ярышлар былтыр октябрьдә үк башланып китте. Ул вакытта “Кайбыч” боз мәйданы катмаган иде әле, шуңа да тренировкалар алып бара алмадык һәм дүртенче урын белән генә чикләндек. Ә инде боз каткач, ныклап шөгыльләнә башладык  һәм бер-бер артлы җиңү яуладык. Ярышлар төгәлләнергә ике тур калгач, республика беренчелегендә өченче урынны яулау өчен безгә Питрәч һәм Саба районнары командаларын җиңәргә кирәк иде. Питрәчлеләрне 2:1 исәбенә оттык. Сабалылар белән уйнаганда башта безнекеләр 1:0 исәбенә оттырып барды. Беренче периодтан соң, кызлар белән җитди сөйләшү булды. Икенче, өченче периодларда берәр алка кертеп, көндәшләре кулыннан җиңүне тартып алдылар һәм бронза медальләргә, кубокка ия булдылар, – диде ул, горурланып.

Казан, Саба, Мамадыш, Питрәч, Түбән Кама командалары ел әйләнәсе диярлек хоккей белән шөгыльләнгән. Шуңа карамастан, дүрт ай гына хоккей уйный алган кызларның республика күләмендә призлы өченче урынны яулавы – зур тырышлык нәтиҗәсе ул. 

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International