Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мәгълүматларына караганда бүгенге көнгә 6 200 гектарда (24%) 14 430 т ашлык суктырылган инде. Уңышның уртача күләме гектарына 23,3 центнер тәшкил итә.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин 29 июль көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр район администрация бинасында гражданнарны кабул итә.