Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мәгълүматларына караганда бүгенге көнгә 6 200 гектарда (24%) 14 430 т ашлык суктырылган инде. Уңышның уртача күләме гектарына 23,3 центнер тәшкил итә.
Уҗым бодае суктыру буенча иң югары уңышка «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖ- нең беренче номерлы филиалы иреште. Алар гектарыннан 27 центнер уңыш җыеп алды. Арыш суктыру буенча югары нәтиҗәне «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖ- нең икенче номерлы филиалы күрсәтте. Алар гектарыннан 30 центнер уңыш җыеп алды.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән терлек азыгы туплау да дәвам итә. 74800 тонна сенаж салынды.