Авыл җирлекләрендә ел башында үткәрелүче отчет җыелышлары вакытында халык үзләрен дулкынландырган сорауларны да күтәрә. Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләре начальниклары катнашында узучы бу җыелышларда яңгыраган сорауларның барысы да, бәхеткә, уңай хәл ителә. Аларның үтәлеше контрольгә алына.
Кече Мәмедә дә район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Игорь Канашовка адресланган сорау да һавада эленеп калмыйча, уңай чишелешен тапты. Ул вакытта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сорауны игътибар белән тыңлаганнан соң, аңа проблеманы тиз арада чишү бурычын куйган иде.
Әлеге авылда яшәүче Вячеслав Алипов, башка җирлекләргә караганда, интернетның тизлеге азрак булуына зарланды. Тоткарлык белән эшләүче интернетның нинди кыенлыклар тудыруын санап үтәргә кирәкмидер. Ләкин ярты ел да үтмәде, Кече Мәмедә аның эшләве яхшырды. Билгеле инде, әкияттәге кебек үзеннән үзе булмады ул. Авыл халкы зур тизлекле интернетка тиз генә ирешә алмаган булыр иде әле. Бәхеткә, аларга «250 +» проекты ярдәмгә килде. Агымдагы елда барлыкка килгән әлеге проектның максаты – 250 дән артыграк кеше яшәгән торак пунктларга җепсел-оптик элемтә (ВОЛС) үткәрү. Кече мәмелеләргә исә бу өлкәдә бәхет елмайды: авылда 380 кеше яши. Кайбыч һәм Буа элемтечеләре кыска срокларда өч чакрым озынлыкта элемтә линиясе сузды һәм кабельны челтәргә тоташтырды.
Кайбыч районында торак пунктларга җепсел- оптик элемтә үткәрү 2007 елда башланган. Райондагы 25 АТСның 22 се инде аңа тоташкан. Узган ел Мөрәле белән Шүширмә авыллары тоташтырылган. Әлеге элемтә линиясе якын арада Ябалакта, Надеждинода һәм Салтыйганда да барлыкка килер дигән өмет бар.