29 июль көнне Ульянково авылы янында капиталь ремонттан соң гидротехник корылма файдалануга тапшырылды. Буаны ачу тантанасында Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхматуллин, «Татмелиоводхоз» идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең директор урынбасары Минбаев Ф.Н., Татарстан Республикасы Буа районы җаваплылыга чикләнгән җәмгыяте “Гидросеврис” генераль директоры Садыков З.Ф., кунаклар һәм авыл халкы катнашты. “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Район башлыгы исеменнән корылманы төзүдә актив катнашкан җитәкчеләр һәм эшчеләр рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фотолар