Олы Кайбычта пикет үткәрелде

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары бу көннәрдә халыкны 13 сентябрьдә булачак сайлауларга чакырып пикетка чыкты. 

Алар республикада Президент сайлауның мөһим һәм җаваплы адым икәнлеге турында сөйләде, халык белән аралашты, «Без бергә!» газетасын таратты. Мондый пикетлар районда әле тагы оештырылачак. Бүгенге көндә Кайбыч районында Президент программасы буенча яшь гаиләләргә йортлар төзелә, балалар бакчалары ачыла, мәктәпләргә капиталь ремонт ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International