29 июльдә Рәйхан кафесында үзләренең алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар тантаналы кичәгә җыелды. Бу кичә Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхматуллин тарафыннан оештырылды. Районда яшәүче 50, 55, 60 яшь бергә гомер итүче 8 пар катнашты. Район башлыгы һәр гаиләгә олы рәхмәтен, алар белән соклануын белдерде. “Гаилә” дигән бөек сүзнең чын мәгънәсен саклап калып, акыллы балалар тәрбияләп, намуслы хезмәт иткәнегез өчен сезгә хөрмәтебез зур” – диде Альберт Ильгизарович . Кичәдә Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Кайбыч ГХАТ бүлеге мөдире Рафия Гайнуллина һәр парның тормыш юлын җылылык һәм игътибар белән тасвирлады. Кичәдә катнашучылар яратып яшьлек җырларын башкардылар. 50,55,60 ел гомерне мәхәббәт ныклыгы, тугрылык үлчи. Аларның чал чәчләре, маңгаендагы тирән сырлары дан-алтынга манылмаган катлаулы, урау, озын-озак еллар кичерешләренең шаһитлары. Гаилә учагының җылысын тоеп яшәүнең олы бәхет булуын бу парлар тагын бер кат исбат иттеләр. Фотолар