ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Салым инспекциясе хәбәр итә.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Республикасының - халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Ахметованың юбилей кичәсе узды.

Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең тәҗрибә участогында яшелчәләрнең соңгы уңышы - кәбестә җыеп алдылар.

Кайбыч районы “Әкият” балалар курчак театрының гастрольләре дәвам итә. Бу юлы яшь артистлар Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы укучыларны матур әкият белән сөендерде.

Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасында “Алтын көз” дип исемләнгән иҗади күзәтүләр узды.

Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында фитнес дәресләре эшли. Теләге булган гүзәл затларыбыз һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18.30 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр фитнес – инструктор белән шөгыльләнә ала.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Салымнарны вакытында түлә” темасы буенча киңәшмә үткәрде.

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы янында яңа юл йөрү билгеләре урнаштырылды.

ТР Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүген төнлә һәм иртәгә, ягъни 17 октябрь көнне иртә белән куе томан көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр ераклыкта булачак. 

14 октябрь көнне Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Нәзилә Гыйрфанова, остазы Резеда Хисамова белән бергә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең концертлар залында күренекле композитор Ренат Еникеевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган концертта катнашу бәхетенә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International