Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Республикасының - халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Ахметованың юбилей кичәсе узды.
Әлеге иҗади концертта Кайбыч районыннан да делегация катнашты. Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин якташыбызны юбилее белән котлады һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
Лидия Әхмәтова тумышы белән Кайбыч районы Соравыл авылыннан.