Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы янында яңа юл йөрү билгеләре урнаштырылды.
Монда шулай ук машина йөртүчеләргә җәяүлеләр өчен махсус юл барлыгын искәртүче сары төстәге светофор да куелды.
Якын арада биредәге юлда автомобильләрнең тизлеген киметү өчен ясалма тигезсезлекләр дә ясалачак.