Кайбыч районы “Әкият” балалар курчак театрының гастрольләре дәвам итә. Бу юлы яшь артистлар Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы укучыларны матур әкият белән сөендерде.
Тамашадан соң әлеге иҗади коллектив җитәкчесе Венера Сафиуллина күрсәтелгән әкият хакында әңгәмә үткәрде.
Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Баһавиева театрның яшь артистларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә югары иҗади уңышларга ирешүләрен теләде.