Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 17 октябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә. 17 октябрьгә каршы төндә температура төнлә +4...+6, көндез исә +8...+10 градус булачак дип фаразлана.
Тулаем алганда, Татарстанның күпчелек районнарында шулай ук кыска вакытлы яңгыр, һава торышы төнлә +4...+6 градус булса, көндез +8...+10 градус җылы булачак дип хәбәр итә синоптиклар.
ТР Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүген төнлә һәм иртәгә, ягъни 17 октябрь көнне иртә белән куе томан көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр ераклыкта булачак.