"Каенкай" балалар бакчасында нәниләр "Алтын көз" проектында катнашты

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасында “Алтын көз” дип исемләнгән иҗади күзәтүләр узды.

Әлеге проект барышында тәрбиячеләр балалар белән табигатьтәге һава торышы һәм аның үзгәрүчәнлеге, үсемлекләрнең һәм тереклек дөньясының аңа яраклашуы, табигатькә сак караш хакында кызыклы да, мавыктыргыч та әңгәмәләр үткәрде. Шулай ук балалар көз турында шигырьләр дә өйрәнде, тәрбияче апалары әлеге гаҗәеп матур ел фасылына багышланган хикәяләр белән таныштырды.

Паркка экскурсия вакытында нәниләр яфракларга карап агачларны танырга өйрәнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International