4 ноябрь көнне, Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика этномәдәни фестивале узды.
Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье урта мәктәбендә интернет челтәре куркынычсызлыгы буенча дәресләр узды.
Роза Хәйруллина, Риза Нуруллин һәм Евгения Стерякова составындагы Кайбыч муниципаль районы командасы Казанның Спортның су төрләре сараенда өлкән буын вәкиләре өчен оештырылган йөзү бәйгесендә катнашты.
Көзге каникул вакытында Галия Кабицкая исемендәге музейда Багай һәм Арыслан башлангыч мәктәпләре укучылары кунакта булды.
Кошман авыл китапханәсендә, укучы балаларның көзге каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан, “Уйныйк әле”дигән уен почмагы оештырылды.
Мәлки авылы балалар бакчасында да “Көзге бал” бәрәме узды.
7 ноябрьдә Кайбыч районы прокуратурасы шәхси эшмәкәрләрне, кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итә, шулай ук консультация ярдәме дә күрсәтә.
3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Кайбыч муниципаль районының эшләүче яшьләр хореография коллективы “Наше время – безнең заман” V республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 3 урын яулады һәм ярымфиналга узды.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Илебезнең дә, республикабызның да тарихында бик җитди көннәр буларак, бу бәйрәмнәр безнең һәрберебез өчен дә мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика урта белем бирүче уку йортлары укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиаданың йомгаклау этабы узды.