"Авыл Денс" хореография коллективы Диплом белән бүләкләнде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

4 ноябрь көнне, Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика этномәдәни фестивале узды.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе оештырды.

Быел зона турыларында 2000 гә якын кеше катнашты, ә гала-концертта 600гә якын катнашучы үз номерларын күрсәтте.

Фестивальдә шулай ук Кайбыч муниципаль районының “Авыл Денс” хореография коллективы да чыгыш ясады һәм Диплом белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International