Олы Кайбыч мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең “АкбарсМед” иминиятләштерү компаниясе җитәкчесе Римма Мифтахова белән очрашуы узды.
Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе призына милли көрәш бәйгесе узды.
Кайбыч муниципаль районы “Агрофирма Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кайбыч район үзәк китапханәсе коллективы 42 ел гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган Фаягөл апа Батталованы 80 яшьлек юбилее белән котлады.
1 ноябрь көнне Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" исемле Республикакүләм IV фәнни -гамәли конференция узды.
Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, тарих укытучысы Роза Насыйбуллина җитәкчелегендә, Олы Подберезье мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда кунакта булды.
31 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында “Инсультка юл куйма!” профилактик акциясе узды.
Бүген Олы Кайбыч авылында яңа автомойка ачылды.
Көзге каникуллар алдыннан Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә интернет челтәре куркынычсызлыгы буенча бердәм дәресләр узды.