7 ноябрь көне Кайбыч районы прокуратурасы шәхси эшмәкәрләрне кабул итә

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

7 ноябрьдә Кайбыч районы прокуратурасы шәхси эшмәкәрләрне, кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итә, шулай ук консультация ярдәме дә күрсәтә.

Кабул иту барышында шэәси эшмәкәрләргә законда булган үзгәрешләр, аларга карата дәүләт һәм муниципаль тикшерү, күзәтчелек итү органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрү барышында хокукларын яклау аңлатылачак. Алдан язылу кирәкми.

Кабул итү район прокуратурасында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында үткәрелә.

Адресы: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11 йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 2-10-62. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International