Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье урта мәктәбендә интернет челтәре куркынычсызлыгы буенча дәресләр узды.
Әлеге дәресләр барышында укучылар интернет челтәрендә үзләре турында шәхси мәгълуматны ничек сакларга икәнлеге хакында өйрәнде. Ахырдан исә 8-11 сыйныф укучылары өчен тест үткәрелде, аларга сертификатлар тапшырылды.