Кайбыч өлкәннәре республика күләмендә узган йөзү бәйгесендә катнашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Роза Хәйруллина, Риза Нуруллин һәм Евгения Стерякова составындагы Кайбыч муниципаль районы командасы Казанның Спортның су төрләре сараенда өлкән буын вәкиләре өчен оештырылган йөзү бәйгесендә катнашты.

Әлеге ярышта Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән 94 кеше үз көчләрен сынады.

Нәтиҗәләргә килгәндә, районыбыз командасы яхшы күрсәткечләргә иреште – 6 урынга лаек булды. Котлыйбыз!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International