ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән көрәш бәйгесендә үз көчләрен сынады.

Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында, район спартакиадасы кысаларында, татарча милли көрәш бәйгесе буенча шәхси беренчелек һәм команда ярышлары узды. 

Хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында  15 ноябрьдә “кайнар линия” эшләячәк.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе 7 ноябрьдә республика мәктәпләрендә ашау мәсьәләсе буенча "кайнар линия" ачты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

20 ноябрь көнне 10. 00 сәгатьтә Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылындагы җәмәгать үзәгенең актлар залында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, ивалид балаларның хокуклары хакында консультация үткәрелә.

Иске Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасында кече төркем тәрбиячеләре балаларны гигена кагыйдәләрне дөрес үтәргә өйрәтә.

10 ноябрьдә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның “29 сезон” дип исемләнгән концерты  була.

Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында “Минем шәһәр. Минем ил. Минем планета” темасы буенча чара үтте.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының старт алуы турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International