Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында, район спартакиадасы кысаларында, татарча милли көрәш бәйгесе буенча шәхси беренчелек һәм команда ярышлары узды. Биредә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр, шулай ук ир-атлар да катнашты.
Көрәш сигез авырлык категориясендә узды. Үз авырлык категорияләрендә түбәндәге үсмерләр җиңүче булды һәм призлы урыннар яулады:
Виктор Самарский (Кече Мәме), Азат Дәүлекаев (һәм Нияз Әхмәдуллин (Кошман), Николай Рябчиков (Мәлки), Илсаф Саттаров (Кошман), Кирилл Блинов (Мәлки), Игорь Шпаков (Хуҗа Хәсән), Александр Шапеев и Петр Николаев (Иске Тәрбит), Инсаф Низаметдинов (Кече Кайбыч), Алмаз Закиров (Кошман), Максим Петров (Хуҗа Хәсән), Марсель Гурьянов (Мәлки), Адель Гашыйгуллин (Кече Кайбыч), Никита Маланьев (Мәлки), Айназ Маттаров һәм Ислам Миңнуллин (Кошман), Даниил Владимиров (Иске Тәрбит), Кирилл Козин (Кече Мәме), Булат Сибгатов (Мөрәле), Айрат Шәрәфиев (Кошман), Владислав Филлипов, Тимур Калдин һәм Александр Рыбаков (Кече Мәме).
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр командалары арасында беренчелекне Кече Мәме укучылары командасы яулады. 2-3 урыннарга исә Кошман һәм Мәлки мәктәпләре лаек булды.
Ир-атлар арасында Руслан Иванов һәм Николай Демьянов (Иске Тәрбит), Михаил Токсаров (Кече Мәме), Константин Лутцев (Мәлки), Денис Старшов (Кече Мәме), Динар Гатауллин (Кошман), Владимир Токсаров (Кече Мәме), Руслан Зайцев (Соравыл) һәм Виктор Яковлев (Мәлки) призлы урыннар яулады.
Гомуми командалар арасында Мәлки авылы җирлеге командасы мактаулы беренче урынны яулады һәм “БЕРДӘМ РОССИЯ” Паритясенең Кайбыч җирле бүлекчәсенең күчмә Кубогы белән бүләкләнде.
2-3 урыннар Мәлки һәм Иске Тәрбит авыллары җирле бүлекчәләренә бирелде.