Хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында 15 ноябрьдә “кайнар линия” эшләячәк.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика хәрби комиссары һәм адвокатлар палатасы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат бирәчәк, бәхәсле хәлләрне аңлатуда ярдәм итәчәк.
“Кайнар линия” телефоны: 8 (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.