Декабрьдә  иң яхшы табигать сакчылары билгеле булачак

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының старт алуы турында игълан итә, дип яза “Татар-информ” мәгълумат агентлыгы.

Бәйгедә бурычлары табигатьне сакларга өйрәтүдән гыйбарәт булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

 Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплексы;

- агро- һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.

Гаммәви мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- электрон гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;

- вакытлы матбугатта дөнья күргән иң яхшы мәкалә.

Материаллар 2017 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурска шул ук елның декабрендә йомгак ясалачак. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү максатыннан үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.

Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» – «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htm) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International