Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе 7 ноябрьдә республика мәктәпләрендә ашау мәсьәләсе буенча "кайнар линия" ачты.
Ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта күзәтчелек идарәсе хәбәр итә.
Укыту шартлары, шул исәптән мәктәптә ашату мәсьәләсенең ничек оештырылганлыгын контрольдә тоту күзәтчелек идарәсенең төп функцияләренең берсе булуын ведомствода искәртәләр.
"Кайнар линия"гә 273-15-83 номеры аша шалтыратырга була.