Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында “Минем шәһәр. Минем ил. Минем планета” темасы буенча чара үтте. Әлеге чараның максаты – туган төбәк турындагы күзаллауларны киңәйтү, аның истәлекле урыннары белән таныштыру, кече Ватанга мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү, җир шарындагы барлык халык бер-берсе белән дус, тату мөгамәләдә яшәргә тиешлеге хакында аңлату.
Чараның йомгаклау өлешендә балалар туган төбәгебезнең истәлекле, матур урыннарын чагылдырган фотосүрәтләрдән, рәсемнәрдән ясалган коллаж белән танышты.