ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 27 апрелендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белемле белгеч 2018»  Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы узды.

 

28 апрельда Аксубай районының мәдәният йортында XII  "Чуваш сандугачы -2018" дигән республикакүләм конкурсының гала-концерты узды.

27-29 апрельдә Чаллыда  “Президент ярышлары” мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы үтте.

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балаларның хокукларын тормышка ашыру буенча, системадагы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга  балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча  киңәшләр бирү максатыннан 11 май көнне Татарстан Республикасы бала хокукларын яклаучы тулы вәкаләтле вәкиле Аппаратында кайнар линия телефоннары эшләячәк.

 

 


1
май, 2018 ел
сишәмбе

30 апрель көнне Хуҗа Хәсән урта гомуми белем мәктәбендә пешекче булып эшләүче Мария Сергей кызы Щукина үзенең олы юилеен - 55 яшьлеген билгеләп үтте.

 


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Россиядә XIX гасырда ук барлыкка килгән бу бәйрәмне бүгенге көндә 60лап илдә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗагать итте:

 

28 апрельда Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу үтте.  Шундый очрашуларның чираттагысы район Советының актлар залында узды.

 


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Бер- беребезгә изге гамәлләр,яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыз дан һичтә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да, фикеребездәдә, күңелебездәдә яшәргә тиеш. Бигрәктә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, аларда изгелек хисләре тудыру безнең төп бурычыбыз.

2018 елның 28 апрелендә Кайбыч районы социаль яклау бүлегенең волонтерлары, үзәк китапханәсе хезмәткәрләре,  сәнгать мәктәбенең яшь волонтерлары картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Игелек бәйрәме" үткәрделәр.

26 апрельда Казанда Галия Кайбицкая исемендәге III Халыкара вокалчылар конкурсы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International