Кичә Щукина Мария Сергей кызы үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 1 мае, сишәмбе

   30 апрель көнне Хуҗа Хәсән урта гомуми белем мәктәбендә пешекче булып эшләүче Мария Сергей кызы Щукина үзенең олы юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп үтте.

   Хөрмәтле Мария Сергей кызы! Чын күңелебездән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, пар канатлар булып гомер итүегезне телибез. Тәмле ашларың белән һәр кешене шулай сөендереп торырга язсын.

  Юбилярны Кайбыч районының Аппарат Советы җитәкчесе Рәмилә Әйзәтуллова һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева котладылар һәм мактау грамотасын тапшырдылар. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International