Мәрхәмәтлелеккә - бер адым

2018 елның 28 апреле, шимбә

Бер- беребезгә изге гамәлләр,яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыз дан һичтә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да, фикеребездәдә, күңелебездәдә яшәргә тиеш. Бигрәктә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлеле ксыйфатлары тәрбияләү, аларда изгелек хисләре тудыру безнең төп бурычыбыз.Шулмаксат белән без, Кайбыч Үзәк китапханәсе, районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм музыка мәктәбе укытучылары, укучылары белән берлектә район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашуга бардык.

   Өлкәннәргә төрле бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр тапшырдык.  Шулай ук үзебез алып килгән татарча журналлар белән таныштырдык, төрле темаларга алар белән әңгәмә кордык. Китаплар һәм журналлар  бүләк иттек.Федоровское авылы китапханәсенең шигърият түгәрәгенә йөрүче укучылар, һәм Кайбыч Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәрхәмәтлелек темасына багышланган шигырьләр укып үттеләр.Музыка мәктәбе укучылары үзләренең матур җырларын башкардылар. Очрашу барышында өлкәннәр өчен  якынлашып килүче 9 май бәйрәменә багышлап кызыклы  викторина уздырдык. Әби-бабайларыбыз бик теләп катнашты. Аларның сорауларга төгәл җавап бирүләрен күрү куанычлы булды.  Очрашу ахырында бергәләшеп 26 апрель Г.Тукай туган көнен искә алып “И туган тел, и матур тел” җырын башкардык.    Интернатта яшәүче әби-бабайлар рәхмәтләрен әйтеп очрашудан канәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International