28 апрельда Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу үтте. Шундый очрашуларның чираттагысы район Советының актлар залында үтте.
Очрашу бик җылы атмосферада үтте. - Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч һәм Апас районнарының хәрби комиссары Ильшат Паймурзин, «Юнармия» МО ВВПОД штаб начальнигы Илһам Хөснетдинов чыгыш ясадылар. Алар әйтүенчә:
армиядә хезмәт итү җиңелләрдән түгел, авырлыклар булачак, һәм барысы да егетләрнең үзләреннән тора. Беренче минутлардан ук егетләр белән Ватанны яклау - һәр ир-атның мактаулы бурычы дип әңгәмә алып бардылар. Хәзер булса Илназ Сәләхиев, Рамиль Сафин, Радик Гимадиев , Рәдиф Зиннәтзәнов , Василий Воробьев һәм башкалар (барлыгы район буенча 36 егет) хезмәт итәргә барачак.
Элекеге традицияләрне дәвам итеп, без бүген сезне әти-әниләрегез,авыл җирлеге башлыклары белән җыйдык. Шулай ук сезнең турында алар аркылы белеп торачакбыз. Сез безне беркайчан да сынатмадыгыз, без сезгә ошанабыз.Сезгә исән-сау кайтырга телибез. Әти-әниләр борчылмагыз, -диде Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Киләчәктәге солдатларга юнармия һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды. Призывниклар өчен һәм аларның әти-әниләренә тантаналы төшке аш мәҗлесе бирелде.
.