Галия Кайбицкая исемендәге III Халыкара вокалчылар конкурсы узды

2018 елның 28 апреле, шимбә

26 апрельда Казанда Галия Кайбицкая исемендәге III халыкара вокалчылар конкурсы узды. 

Конкурста Россияның төрле төбәкләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән 15-35 яшькә кадәр булган  җырчылар, вокаль ансамбльләр һәм концертмейстерлар  катнашты. Конкурсантлардан мәктәп укучылары, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары, югары һәм урта музыкаль юнәлеш уку йортлары (югары уку йортларының педагогик һәм гуманитар музыка факультетлары, урта махсус уку йортлары, сәнгать университетының факультетлары, мәдәният институтлары,  консерваториялар, һ. б.) булды. Анда Галия Кайбицкаеның туганнары да килгән иде. 

Конкурс 3 номинациядә барды: академик җыры, халык җыры һәм эстрада җыры.

Анда Кайбыч районының яшь талантлары да катнашты.  

"Халык җыры" номинациясының 15-20 яшьтәге җиңүчеләр:

- 1 дәрәҗә лауреаты  "Саф хисләр" ансамбле ( җитәкче Полякова Надежда)

- 3 дәрәҗә лауреаты Олы Тәрбиттән Тараканова Марина (җитәкче Тлепова Розалья)

Артистларны Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, аның урынбасары Рамис Хаялиев котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International