1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Россиядә XIX гасырда ук барлыкка килгән бу бәйрәмне бүгенге көндә 60лап илдә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗагать итте:
"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз килүе кырларда, бакчаларда эшләр башлануын аңлата. Без аны шатлык һәм өмет белән каршылыйбыз. Күбебезгә балачактан таныш булган легендар девиз "Тынычлык! Хезмәт! Май!" бүген дә актуаль.
Май ае - чәчү эшләре башланган вакыт. Игенчеләребез, ял турында уйламыйча, иген язмышын кайгырта. Тырыш хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим"