2018 елның 26 маенда “Рябинушка” һәм “Радуга” вокаль ансамбльләре “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә Кайбыч районын тәкъдим итте. Алар концерт мәйданында рус халык җырларын башкардылар, «осталар шәһәре», балалар мәйданчыгында булдылар. Коллективлар дипломнар белән бүләкләнде. Бу елны бәйрәмнең махсус кунаклары Надежда Бабкина һәм “Рус җыры” Мәскәү Дәүләт фольклор театры булды. Бәйрәм шуның белән дә истәлекле, чөнки аның нигез салучысы, “Каравон” фольклор ансамбле бу елны 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.