Олы Кайбычта хәйрия ашы узды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

          Бүген "Рәйхан" кафесында өлкәннәр көненә багышланган хәйрия ашы узды, аны ООО "Заман" директоры Равил Җәләлиев оештырды. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Кошман имамнары Ибраһим Сабиров һәм Фәрит Фәйзуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм Кошман авылының өлкән буын вәкилләре катнашты.
         Район башлыгы үз чыгышында өлкәннәр көне белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук Равил Җәләлиевка төшке аш өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International