«Авыл укытучысы — 2018»

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

         Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар арасында оештырылып килгән»Авыл укытучысы» дип аталган һөнәри бәйгедә безнең мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу катнашты. «Авыл укытучысы» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе  һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
         Алсу Фәритовна бәйгенен 2 этабын да уңышлы узып, финалга чыккан иде. 
         Финал 26 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узды,  hәм анда «Авыл укытучысы — 2018» конкурсының йомгаклау этабы яртыеллык катлаулы, кызык һәм мавыктыргыч эшкә нокта куйды. Финалга чыккан ун укытучы гимназия укучылары белән ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри карап, бәяләде. 100 гә якын конкурсант арасыннан “Иң яхшы авыл укытучысы” билгеле булды. Алсу Фәритовна  конкурсантлар арасында иң күп балл җыйды һәм  бәйгенең абсолют җиңүчесе дип танылды. Без аны чын күңелдән чираттагы зур уңышы белән тәбриклибез!
         Җиңүчеләргә бүләкләр Укытучылар бәйрәменә багышланган тантанада тапшырылачак.

                                   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International