Бадминтон буенча республика ярышларыннан бронза белән кайттылар

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

          Тренер-укытучы Юрий Григорьев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Федоровское урта мәктәбе укучылары Егор Григорьев, Катерина Иванова һәм Ралинә Сагеева 2006 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының өченче этабында бронза призерлары булдылар.

          Ярышлар 29-30 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә узды. Анда сайлап алу зона ярышлары нәтиҗәләре буенча кертелгән 25 муниципаль районнан 260 тан артык катнашучы катнашты. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International