Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, шулай ук Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 2018 елның 8 октябрендә Башкарма комитетның архив бүлегендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия узды. Укучылар район архивының үсеш тарихы, архив документларын саклау һәм исәпкә алу кагыйдәләре белән таныштылар.
6 октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Багавеева Наталья чакырылды. Ул "Иң яхшы өстәмә белем бирү директоры" номинациясендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрылыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак пунктларда урам юлларын төзүгә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Ул Олы Кайбыч авылының Болын урамында булды, анда гражданнарның үзара салым акчасына вак таштан юл җәю планлаштырыла. Төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук конкрет күрсәтмәләр бирде. Фикер алышуда Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, муниципаль юлларны төзекләндерү буенча белгеч Рәиф Губаев һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Булат Сәлахов катнашты.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Надеждино авыл җирлегенең иҗат коллективы Федоровскийдагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернат карамагындагылар өчен концерт программасы оештырдылар. Өлкәннәр хөрмәтенә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Интернатта яшәүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул иттеләр.
Бүген Казанда Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр Декадасына багышланган пенсионерлар спартакиадасы узды. Быел стартларда Кайбыч районы авыл советлары авылларыннан 15 команда катнашты. Ярышлар программасына шахмат, шашка, өстәл теннисы, йөзү керде.
7 октябрь көнне Олы Подберезье авылында балалар мәйданчыгы ачылды. Балалар мәйданчыгы гражданнарның үзара салым акчасына төзелде.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә районның 3 кешесе килде. Халык район башлыгына күбрәк матди ярдәм турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм карап тикшерелде, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде.
2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Район хуҗалыкларында кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую буенча актив эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерләү, салкыннарга кадәр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру бара һәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштырыла.