Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, шулай ук Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 2018 елның 8 октябрендә Башкарма комитетның архив бүлегендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия узды. Укучылар район архивының үсеш тарихы, архив документларын саклау һәм исәпкә алу кагыйдәләре белән таныштылар. Укучыларның 20 гасырның 30 елларындагы документлар, архив фондларыннан фоторәсемнәр, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашашучы Сергеева Аграфена Тимофей кызының шәхси фонды документлары зур кызыксынуын китерде.