Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак пунктларда урам юлларын төзүгә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Ул Олы Кайбыч авылының Болын урамында булды, анда гражданнарның үзара салым акчасына вак таштан юл җәю планлаштырыла. Төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук конкрет күрсәтмәләр бирде. Фикер алышуда Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, муниципаль юлларны төзекләндерү буенча белгеч Рәиф Губаев һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Булат Сәлахов катнашты.