2018 ел - ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) елы дип игълан ителде. Бу хакта 2017 елның 6 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Россия иреклесе - 2017" премиясен тапшыру тантанасында әйтеп үтте.
10 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган ярыш узды. Йөзү буенча ярышларда призлы урыннар өчен көрәшергә Кайбыч районының 9 мәктәбеннән 24 педагог килде.
Бүген башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Әхмәтов Фирдүс Шәрип улы үзенең туган көнен билгели. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде һәм котлау открыткасын тапшырды.
9 октябрь көнне Мәлки авыл китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында «Көзге фантазия» дип исемләнгән көзге кул эшләре бәйгесе узды. Бу конкурсны үткәрү традициягә әйләнде. Конкурсның төп шарты-көз бакчаларыннан файдалану. Бу һәрвакыт бәйрәм һәм күтәренке кәеф. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр фантазия һәм акыллылык күрсәтергә, кәефне күтәрергә, арыганлык төшерергә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта хәзерге вакытта дүрт карар законлы көченә керде инде. Барлык арбитраж идарәчеләренә алты айга дисквалификация рәвешендә җәза билгеләнгән.
Өлкәннәр декадасы кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар бәйрәм концерты әзерләделәр, тамашачыларга аралашу шатлыгы, күтәренке кәеф, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм бүләк иттеләр.
Киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әблязова һәм Кайбыч районы халыкка мәдәни-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина чыгыш ясады
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 октябрьга чөгендер 1620 гектарда казып алынган, бу исә гомүми планның 50% ын тәшкил итә. Район басуларында 5 чөгендер җыю комбайны һәм 1 төягеч эшли. Барлыгы 40500 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 250 центнер тәшкил итә.
9 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр Декадасына багышланган район пенсионерларының Спартакиадасы узды. Анда 16 ир-ат һәм 26 хатын - кыз катнашты - барлыгы 15 команда.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, "Палан" чуаш халык фольклор ансамбле һәм Кече Мәме төп мәктәбе укучылары Федоровскийдагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернатта яшәүчеләргә бәйрәм концерты оештырдылар.